Безнең максат
Инҗилдә болай диелә: “Әмма Гайсә: Балаларга ирек бирегез, аларга Минем янга килергә комачауламагыз! Чөнки Күкләр Патшалыгы менә шундыйларныкы”, – диде. (Леви Маттай 19:14)'
“Балалар өчен Изге Язма” проекты балаларны Интернет, кәрәзле телефон/кесә компьютеры, төрле төсләрдә һәм дөньядагы барлык балаларның туган телендә нәшер ителгән басма брошюралар һәм буяу өчен рәсемнәр ярдәмендә Гайсә Мәсихнең асылы белән таныштыру өчен эшләнде.
Әлеге Изге Язма хикәятләре, мөмкин булганча һәр җирдә, дөньяда яшәгән кимендә 1,8 миллиард балага барып ирешергә тиеш.